Гүзәлия Галләмова — 6 китап авторы. Әсәрләрендә рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе үзәк урынны алып тора. Нәни түбәнкамалылар авторның иҗат җимешләрен башкарып, үз осталыкларын да күрсәттеләр.
Әсәр авторы нәни артистларның чыгышларын игътибар белән тыңлый. Туган телдә аралаша белүләренә аеруча сөенә. Гүзәлия Галләмова фикеренчә, ана теленә мәхәббәт гаиләдән башлана. Үзе дә бишек җырлары тыңлап үскән.
Гүзәлия Галләмова — Әлмәт шәһәреннән, 6 китап авторы. Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты. Әсәрләрендә рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе үзәк урынны алып тора.
Очрашу «Апуш» китапханәсендә «Китаплы балачак» проекты кысаларында оештырыла. Аралашу сорау-җавап рәвешендә бара. Кичәгә килгән яшь тамашачылар да иҗади остлыкларын күрсәтәләр.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
