Сүз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазин турында бара. Түбәнкамалылар мәртәбәле шәхеснең картиналары белән хозурланып, иҗат юлы белән таныша алдылар.

Кичә «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмә кысаларында оештырыла. Чара беренче төзүчеләр елына һәм Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 60 ел тулуга багышлана. Мөхтәрәм кунак Түбән Кама районы башлыгы исеменнән «Мактау грамотасы» белән бүләкләнә.