Гаризаларны кабул итү ике этапта узачак. 30 июньгә кадәр документларны мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләрдән, шулай ук әлеге мәктәптә өлкән балалары укучылардан кабул итәчәкләр.
6 июльдән исә икенче этап башлана, буш урыннар булган очракта, теләгән һәркем гариза бирә алачак.
Документларны сайланган мәктәптә шәхсән үзегез дә, дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырырга мөмкин. Гариза бирү өчен түбәндәге документлар кирәк булачак: ата-ананың берсенең паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы, яшәү яки булу урыны буенча теркәлүне раслаучы документ.
Әгәр дә бар икән, ташламаларны раслый торган документлар һәм психология-медицина-педагогика комиссиясе бәяләмәсе дә кирәк булачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
