Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган «Мөмкинлекләр шәһәре» проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары өчен туган якны өйрәнүгә багышланган эш дәфтәре әзерләнде.
Ике дәүләт телендә нәшер ителгән басманың тиражы — 1000 данә. Эш дәфтәрен тәкъдим итү чарасы Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә узды.
Басманың төп максаты — балаларны Түбән Каманың тарихы, мәдәни мирасы һәм күренекле шәхесләре белән кызыклы һәм аңлаешлы итеп таныштыру. Биремнәр дә укучылар өчен мавыктыргыч итеп әзерләнгән: дәфтәр битләрендә кроссвордлар, буягычлар, логик уеннар һәм башка кызыклы күнегүләр урын алган.
Эш дәфтәре заманча технологияләрне дә үз эченә ала. QR-кодлар ярдәмендә балалар Түбән Кама турында мультфильмнар һәм видеоязмалар карый, шулай ук шәһәр турында өстәмә мәгълүмат белән таныша.
Альбина Вәлиева
MAX
