Түбән Камада унберенче сыйныф укучыларының ата-аналары «Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Имтиханда катнашучылар база дәрәҗәсендәге математика буенча биремнәр үтәделәр.

Парта артына утыручылар Бердәм дәүләт имтиханының барлык тәртибен сакладылар. Телефон, башка төрле әсбап-кәгазьләр дә аудитория ишегенең икенче ягында калды. Оештыручылар инструктажлар үткәреп, имтихан бланкларын тутыру тәртибен аңлаттылар.

Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе дә бу акциядә катнашып, имтиханның барлык этапларын үтте. Ата-аналар биремнәр үтәгән арада, аларның балалары рус теленнән сынау имтиханы тапшырдылар — чын БДИ алдыннан үз күнекмәләрен камилләштерделәр.