Кадетлар өчен уңайлы яшәү шартлары тудырылган: алар 7 урынлы бүлмәләрдә тора, һәрберсендә аерым юыну һәм киенү-чишенү бүлмәләре, интернетка тоташу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, ял итү һәм психологик киеренкелекне киметү өчен махсус бүлмәләр дә каралган. Корпус территориясендә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм «воркаут» урам зонасы эшли.

Уку процессы да заманча шартларда оештырылган. Барлык кабинетлар да проекторлар һәм сенсорлы панельләр белән җиһазландырылган. Химия, физика һәм биология кабинетлары, шулай ук мини-лабораторияләр практик дәресләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Өстәмә рәвештә, укучылар аудиовизуаль технологияләр, робототехника лабораторияләре, цифрлы фото һәм видеостудияләр, медиатека һәм китапханәдән файдалана ала.

Кадетларның буш вакытын нәтиҗәле оештыруга да зур игътибар бирелә. Өстәмә белем бирү программалары укучыларны һәрьяклап үстерүгә һәм хәрби, шулай ук гражданлык юнәлешендәге югары уку йортларына керергә әзерләүгә юнәлтелгән. 30дан артык түгәрәк арасында спорт (волейбол, бокс, армия кул сугышы, йөзү, шахмат), сәнгать-эстетик һәм техник юнәлешләр бар. Шулай ук авиа- һәм ракета модельләштерү белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә тәкъдим ителә.

Сайлап алу этаплары билгеле: төп гомуми белем базасында кабул итү 2–10 июнь көннәрендә, ә урта гомуми белем буенча 22–26 июньдә узачак. Быел V сыйныфка — 50, VI сыйныфка — 5, X сыйныфка — 30 укучы алу планлаштырыла. Кабул итү тәртибе, кирәкле документлар һәм конкурс сынаулары турында тулырак мәгълүматны кадет корпусының рәсми сайтында табарга мөмкин.

Моннан тыш, Идел буе федераль округындагы башка кадет корпуслары да укучылар җыя. Алар арасында Советлар Союзы Герое В. Г. Стариков исемендәге Удмурт кадет корпусы, Советлар Союзы Герое А. В. Кочетов исемендәге Чуваш кадет корпусы, армия генералы В. Ф. Маргелов исемендәге Түбән Новгород кадет корпусы һәм башкалар бар.