Ярышларда «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» кебек 3 категория тәкъдим ителәчәк, аларның һәрберсендә 600әр кеше үз көчен сынап караячак. Бу хакта Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Татарстанның 14 муниципаль районында урнашкан 35 мәгариф оешмасы территориясендә үткәреләчәк. Конкурсантлар 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Быел яңа юнәлешләр дә кертелде. Болар — «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангтан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү белгече», «Техник-протезист». Эшләрне 630 белгеч бәяләячәк, ә ярыш мәйданчыкларында 400 волонтер ярдәм күрсәтәчәк.

Күп санлы авыр тайпылышлары, шул исәптән акыл үсеше тайпылышлары булган кешеләр өчен «Мөмкинлекләр фестивале» чемпионатның аерылгысыз өлеше буларак үтә. Ярышның төп максаты — катнашучыларны җәмгыятькә яраклаштыру, аларның беренчел һөнәри күнекмәләрен камилләштерү һәм эшкә урнашу мөмкинлекләрен арттыру, бигрәк тә балалар йортларында һәм интернатларда яшәүчеләр өчен. Фестивальнең 22 компетенциясендә катнашучылар технологик карталар кулланып биремнәр башкарачак. Биредә «Пешекче ярдәмчесе», «Тукымадан курчак ясау», «Пирография» (күмер белән рәсем ясау), «Эчке бизәү әйберләрен ясау», «Йоннан рәсем ясау», «Агачтан бизәкләр ясау» кебек юнәлешләр каралган. Фестивальгә 550ләп кеше килер дип көтелә.

Шулай ук, сәламәтлеге чикләнгән һәм инвалидлыгы булган, мәктәп яшенә кадәрге һәм башлангыч мәктәптә укучы балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» дә узачак. Әлеге чара 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларны колачлый һәм һөнәрләрне уен рәвешендә үзләштерүгә юнәлдерелгән. Фестиваль Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәреләчәк. 5 белем бирү оешмасы базасында яшь катнашучылар 18 төрле һөнәри юнәлеш буенча үз сәләтләрен күрсәтә алачак. Чарада якынча 300 конкурсант катнашачак дип планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан вәкилләре Мәскәүдә узган «Абилимпикс» илкүләм бәйгесендә 69 медаль яулап, төбәкләр арасында медаль зачетында икенче урынны алган иде. Моннан тыш, республика «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны оештыру буенча да бүләкләнде.