Ведомствоның матбугат хезмәте искәрткәнчә, Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 889нчы номерлы «Россия гражданлыгы турында»гы указына нигезләнеп, 14 яшькәчә булган балаларның гражданлыгын түбәндәге өч ысулның берсе белән расларга мөмкин:

  • 14 яшькәчә булган баланыкы гражданлыгы күрсәтелгән чит ил паспорты (әгәр булса).
  • Россия Федерациясе гражданины булган ата-ананың берсенең паспортында 10нчы биттә («Балалар» бүлегендә) бала турында язылган язма (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне күрсәтелгән һәм тиешле мөһер белән).
  • Баланың туу турындагы таныклыгына куелган Россия Федерациясе гражданлыгын раслау мөһере.

Мәгариф биналарына кабул итү исә Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458нче боерыгы нигезендә башкарыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ассызыклап әйткәнчә, «мәгариф оешмалары гражданлык турында аерым кушымталар таләп итми». Мәгариф учреждениеләре бары тик гамәлдәге норматив-хокукый актлар чикләрендә эшли һәм өстәмә таләпләр куймый, дип билгеләп үтелде.

Югарыда телгә алынган 458нче боерыкка ярашлы, баланы мәктәпкә кабул итү өчен гариза биргәндә, гражданлыгы булмаган затлардан гына яки чит ил гражданнарыннан гражданлыкны раслаучы документлар таләп ителә. Бу төркемгә керүче ата-аналар тиешле документларны әлеге боерыкның 26нчы пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә кертеп тапшыралар.