Районыбызның Югары Чаллы авылында үзенчәлекле, Җылы мохитле этнофестиваль узды. «Авылча» дип исемләнгән әлеге бәйрәм Түбән Кама шәһәренең 60 еллык юбилеена багышланды һәм халык традицияләрен, милли гореф-гадәтләрне саклау максатыннан оештырылды.

Беренче тапкыр үткәрелгән бу чара авыл тормышының үзенчәлекләрен, халык һөнәрләрен һәм күпмилләтле төбәкнең бай мәдәни мирасын бер мәйданда туплады. Бәйрәм театральләштерелгән пролог белән башланып китте. Кунакларны төрле тематик мәйданчыклар каршы алды.

Рәссам Илдус Мортазинның иҗат күргәзмәсе кунакларны үзенә җәлеп итте
Рәссам Илдус Мортазинның иҗат күргәзмәсе кунакларны үзенә
җәлеп итте // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Биредә тамашачы бары тик күзәтүче генә түгел, ә авыл тормышының бер өлешенә әверелде. Теләүчеләр утын ярырга, себерке бәйләргә, көянтә белән су ташырга, татар милли ризыкларын әзерләү серләренә төшенергә мөмкинлек алды. Бу мәйданчыклар үткән белән бүгенгене бәйләп, авыл көнкүрешенең үзенчәлекләрен тоярга ярдәм итте.

— Мондый зур, матур проектларның безнең Түбән Кама Җирендә тормышка ашырылуы күңелгә шатлык бирә. Без — күпмилләтле төбәктә яшибез. Һәркемнең үз туган телендә сөйләшү, үз тамырларына, традицияләренә якынаю мөмкинлеге бар. Без бер-беребез белән мәдәни тәҗрибәбезне уртаклашабыз. Чөнки Түбән Кама — дуслык һәм татулык территориясе. Әлеге проектның Россия халыклары бердәмлеге елында уздырылуы аеруча символик, — дип билгеләп үтте сәхнәдән Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина.

Марина Камелина фестивальдә катнашучыларны тәбрикли
Марина Камелина фестивальдә катнашучыларны тәбрикли // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Фестиваль кунакларын бай программа көтте. Халык осталары чигү, туку, агачка уеп бизәк төшерү кебек борынгы һөнәрләрнең серләрен күрсәтте, осталык дәресләре үткәрде. Ярминкәдә Җирле фермерларның экологик чиста продукциясе — бал, сөт ризыклары һәм башка табигый продуктлар тәкъдим ителде.

Балалар һәм өлкәннәр өчен дә күңелле мәйданчыклар эшләде: иҗади осталык дәресләре, фотозона, аквагрим, халык уеннары оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре халык уеннары аша бәйрәмгә ямь өстәде, китап ярминкәсе белән таныштырды.

Бәйрәмдә милли спорт ярышлары да зур кызыксыну уятты. Ә ике сәхнәдә Җыр-моң тынмады: халык Җырлары яңгырады, биюләр башкарылды, фольклор үрнәкләре тәкъдим ителде.

Кунакларны чәкчәк белән каршылау – электән килгән күркәм гадәт
Кунакларны чәкчәк белән каршылау – электән килгән күркәм гадәт // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Фестивальдә махсус мәйданчык махсус хәрби операциягә багышланды. Биредә рәсемнәр һәм фотолар күргәзмәсе эшләде, волонтерлар төрле осталык дәресләре үткәрде.

«Авылча» этнофестивале Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән уздырылды. Аны оештыруда Түбән Кама районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм шәхсән аның директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова, «Жемчужина НК» иҗтимагый оешмасы, Кызыл Чапчак авыл Җирлеге Җитәкчелеге, халкы һәм активистлар зур өлеш кертте.

Мәртәбәле кунаклар – бәйрәм түрендә
Мәртәбәле кунаклар – бәйрәм түрендә // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Бу көнне Югары Чаллы авылы бер зур кунакчыл гаиләгә әверелде. Бәйрәм халыкларның дуслыгын, мәдәниятләрнең уртаклыгын һәм буыннардан-буыннарга күчеп килгән кыйммәтләрнең кадерен тагын бер кат күрсәтте.

Кулдан ясалган эшләнмәләргә фестивальдә киң урын бирелде
Кулдан ясалган эшләнмәләргә фестивальдә киң урын бирелде // Фото ntr-24.ru сайтыннан
Әнфисә Фәйзетдинова, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире