9 майда Түбән Кама шәһәрендә якташлар-геройларны искә алдылар. Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары Дан аллеяларына һәм туганнар каберлегенә чәчәкләр салдылар.

80нче аерым чаңгычылар батальоны 1941 елның декабрендә Казанда формалашты. Аның составының шактый өлешен Татарстан районнарында туып-үскән егетләр тәшкил итте. Солдатлар Псков өлкәсендә барган сугышларда батырларча һәлак булганнар. 2020 елда 19 сугышчының җәсәдләре Түбән Камага кайтарылып, шәһәр зиратында җирләнде.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатлар да бер минут тынлык белән искә алынды. Түбән Кама мэры Радмир Беляев әйтүенчә, каһарманнарның исемнәре хәтердә мәңге сакланачак.