Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган бәйрәм 15 августта узачак. Бу хакта республика күләмендә юбилейны оештыруны координацияләүче Татарстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашында оештыру комитеты утырышында билгеле булды.
Күңел ачу чаралары берьюлы биш мәйданчыкта оештырылачак:
- «Гаилә» паркында балалар өчен активлык зонасы эшләячәк: һөнәри ориентлашу квестлары, иҗади чыгышлар, интерактив лабораторияләр һәм файдалы лекцияләр;
- Лемаев скверында инновацияләргә багышланган чаралар: VR-уеннар, химик шоу, киберспорт, мастер-класслар узачак.
- «Кояшлы алан» паркында спорт секцияләре ярминкәсе ачылачак;
- Төзүчеләр проспекты буенча ветераннар, яшьләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашында тантаналы йөреш булачак.
Бәйрәмнең кульминациясе «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы территориясендә үтәчәк. Түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын фотозоналар, шәһәр тарихына багышланган күргәзмәләр, гастрофестиваль һәм танылган җырчылар концерты көтә.
Түбән Каманың 60 еллыгы салют белән тәмамланачак. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, юбилейның төп максаты — шәһәрнең беренче төзүчеләрен хөрмәтләү.
Альбина Вәлиева
MAX