Бөек Ватан сугышы башланганда Казбек Ризвановка 7 яшь булган. Әтисе белән абыйсы Ватанны сакларга киткәннәр. Булачак һөнәрне сайлауда да Россия Кораллы көчләре ветераны өчен якыннары үрнәге төп этәргеч булган.

«Бөтен авырлыкларга карамастан, безнең илебез 4 елга якын арада Мәскәүдә, Сталинградтан Берлинга кадәр барып җитеп, фашизмны җиңде Олуг бәйрәм белән түбәнкамалыларны ихлас күңелдән котлыйм», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша РФ Кораллы көчләре ветераны, отставкадагы майор Казбек Ризванов.

Бөек Ватан сугышы башланганда Казбек Ризвановка 7 яшь булган. Әтисе белән абыйсы Ватанны сакларга киткәннәр. Булачак һөнәрне сайлауда да Россия Кораллы көчләре ветераны өчен якыннары үрнәге төп этәргеч булган.

Түбән Кама Җиңү көнендә дәрәҗәле кунакларны кабул итә: ТатарстанПремьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов, сенатор Геннадий Емельянов, Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин... Шәһәр мэры Радмир Беляев белән бергә кунаклар барлык мәйданчыкларны карап чыгалар.

Бу көнне түбәнкамалылар тарихи экспонатлар белән дә таныша алдылар. Солдатларның шәхси әйберләре, гильзалар, корал элементларын Түбән Кама эзтабарлары тапкан. Быел алар казу эшләрен Волгоград өлкәсендә алып бара. Ике атна эчендә 5 солдатның җәсәден табалар. Августта Смоленск өлкәсенә җыеналар.

Барлык мәйданчыкларны карап чыккан соң, кунаклар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннары Мәңгелек ут янына юл тоттылар. Түбән Кама шәһәре һәм районында 67 ветеран яши. Шуларның өчесе сугышта катнашучылар. Аларның батырлыгы бәяләп бетергесез. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында шуны билгеләп үтте. Тәбрикләү юлламасын Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов укыды.

«Җиңү көне безгә ата-бабаларыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынауларны искә төшерә. Бу – батырлык, авырлыкларны җиңү, көч һәм рух тантанасы тарихы. Без Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәтле», – дип чыгыш ясады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Радмир Беляев үз чыгышында махсус операциядә катнашучы түбәнкамалыларга да рәхмәт сүзләре җиткерде. Гаиләләренә сабырлык, хәрбиләрнең өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. «Совет халкының үлемсез батырлыгы турындагы истәлекләрне саклау һәм яшь буынны шул үрнәктә тәрбияләү - безнең изге бурычыбыз!», – диде Түбән Кама мэры.

Түбән Кама – биш Советлар Союзы герое һәм биш Дан Орденының тулы кавалерының туган җире. Безнең районыннан Бөек Ватан сугышына 8 меңгә якын якташыбыз киткән, шуларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Яу кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле – парад. Быел хәрби йөрештә бер меңгә якын кеше катнаша: укучылар, студентлар, көч структуралары вәкилләре. Аларның сафта йөрү осталыгы, түбәнкамалыларда горурлык хисе уята. Бәйрәм парадын, елдагыча, барабанчылар чыгышы ачып җибәрде. Аннары Җиңү мәйданына Җиңү Байрагы күчермәсен алып чыктылар. Парадны Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков кабул итте.

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парадны карарга 12 меңнән артык түбәнкамалы — ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, махсус операциядщ катнашучылар, яшьләр, хезмәт коллективлары, предприятие вәкилләре һәм шәһәр кунаклары килә. Тантаналы чарадан соң түбәнкамалылар Җиңү Монументына чәчәкләр салдылар. Яшьләр дә, өлкәннәр дә таралашырга ашыкмадылар. Алар тыныч күк йөзе бүләк иткән ветераннарга җылы сүзләрен җиткерделәр.