Түбән Камада 50 яшьлек Илнур Бәдретдиновны эзлиләр. Ул 8 май көнне Сөембикә урамындагы 75нче йорттан чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы билгесез.
Ир-атның өстендә куе-яшел футболка, кара чалбар һәм ак бейсболка булган. Билгеләре: буе якынча 160 см, кара чәчле, күзләре коңгырт төстә.
Илнур Бәдретдинов турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны +7 (917) 261-91-71, 112 яки 102 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Альбина Вәлиева
MAX