Быел апрель-май айларында барлыгы дүрт бала тәрәзәдән егылып имгәнгән. Шуларның берсе өченче каттан егылып, баш мие җәрәхәте һәм сынулар алган. Икенче бала да шул ук биеклектән төшеп, умыртка баганасы һәм бот сөяге сындырган. Бишенче каттан егылган өченче сабыйның баш мие селкенгән һәм үпкәләре зарарланган. Ә икенче каттан егылып төшкән дүртенче зыян күрүченең талак сөяге сынган һәм баш мие селкенгән.

Узган елның шул ук чорында шундый өч очрак теркәлгән булган.