Яз җитү белән чәчәк түтәлләренә машина кую мәсьәләсе кискенләште. Газоннарга кергәндә тәгәрмәчтән тирән эз кала, ә чыкканда җәяүлеләр юлы буйлап пычрак тарала.

Хокук бозуларны теркәгәннән соң, белгечләр автомобильләрнең хуҗаларын билгеләү өчен дәүләт автоинспекциясенә запрос җибәрә. Аннары материаллар штраф салу өчен административ комиссиягә тапшырыла. Аның күләме – 2,5 меңнән 3,5 мең сумга кадәр.