Шәһәрнең төрле районнарыннан булган алты торак милекчесе, тиешле рөхсәт алмыйча, үз фатирларының конфигурациясен үзгәрткән.
Ачыкланган бозулар арасында — бүлмәләрне коридорлар белән тоташтыру, санузелларны торак мәйдан хисабына киңәйтү, стеналарны җимерү, шулай ук яңа кирпеч диварлар салу юлы белән өстәмә бүлмәләр булдыру. Гагарин урамы, 16а йортындагы бер фатир хуҗасы, проект нормаларын бозып, ашханәне лоджия белән берләштергән.
Барлык хокук бозучыларга административ штрафлар салынган. Әмма төп таләп — торакны баштагы хәленә кайтару. Тикшерү материаллары Түбән Кама районы башкарма комитетына тапшырылды, хәзер милекчеләргә демонтажланган барлык диварларны һәм бүлгечләрне проект документациясе буенча төгәл итеп торгызырга туры киләчәк.
Торак инспекциясе гражданнарны законнарны төгәл үтәргә һәм фатирларны үз белдеге белән үзгәртүләрдән баш тартырга чакыра.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
