Бу яңалык, яшьләр арасында журналистиканы үстерүгә һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән мөһим адым буларак бәяләнә.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, бу проектлар яшьләргә иҗади сәләтләрен үстерергә, җәмгыятьтә үз урыннарын аңларга, җаваплылык һәм патриотизм хисе тәрбияләргә ярдәм итә. «Ялкын» фестивале җиңүчеләренең «Алтын каләм» финалына узуы — аларның хезмәтен тану, шулай ук республикада яшь кадрлар әзерләү системасын булдыру юнәлешендәге эш.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров та бу инициативаны хуплап, яшьләрнең активлыгын һәм патриотик кыйммәтләрне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Алтын каләм» финалына юл — талантлы яшь журналистлар өчен зур мөмкинлекләр ачачак, диде ул.
«Ялкын» фестиваленә гаризалар 2026 елның март ахырына кадәр кабул ителә. Анда республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиалары (газеталар, журналлар, радио-телестудияләр, SMM-проектлар һ.б.) катнаша ала. Жюри иң яхшы командаларны сайлап алачак.
Фестивальнең финалы апрель аенда офлайн форматта узачак. «Иң яхшы мәктәп массакүләм мәгълүмат чарасы» Гран-прие бәяләнәчәк, аның җиңүчесенә «Үзләре өчен тур» социаль туристлык маршруты кысаларында сәяхәт бүләк ителәчәк. Гран-при ике номинациядә — «Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы» — җиңүчеләргә тапшырылачак.
Фестивальне «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» кебек берничә оешма берлектә оештыра.
Альбина Вәлиева
MAX
