Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Чикләүләр республикадагы 392 юл участогында (гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык) гамәлдә булачак. Күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артык авырлык туры килгән транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә. Язгы чорда юл өслегенә зыян килү куркынычы артканлыктан мондый чаралар күрелә.
Түбәндәге очракларда чикләүләр гамәлдә булмаячак:
- Азык-төлек продуктлары, терлекләр, дару препаратлары, почта, орлык, ашламалар, ягулык ташучы транспортларга (йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаса).
- Табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташучыларга.
- Халыкара йөк ташучыларга.
- Пассажир автобусларына.
- Россиянең башкарма хакимияте федераль органнарының транспорт чараларына.
Өстәмә чикләүләр җәй көне көтелә: 20 майдан 31 августка кадәр, һава температурасы +32 градустан югары күтәрелсә, асфальт-бетон түшәлгән юлларда авыр йөк транспортының хәрәкәте 10:00–22:00 сәгатьләрдә тыелачак.
Чикләнүләр кертелгән юл участокларында махсус юл билгеләре (3.12 «Транспорт чарасы күчәренә туры килә торган авырлыкны чикләү») куелачак.
Мондый сезонлы чикләүләр ел саен гамәлгә куела. Мәсәлән, 2025 елда алар төбәк юлларының 377 участогында булды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
