Хастаханәдә дәваланучы зыян күрүчеләр 3әр миллион сум алачак. Алга таба да предприятие тернәкләндерү чыгымнарын тулысынча каплаячак, дип хәбәр итте Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе янгыннан зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында карар кабул итте.

Һәлак булганнарның туганнарына предприятие 10 миллион сум акча түләячәк һәм җирләүне оештыруга киткән чыгымнарны тулысынча үз өстенә алачак. Хастаханәдә дәваланучы зыян күрүчеләргә 3әр миллион сум акча түләнәчәк. Моннан тыш, предприятие тернәкләндерү чыгымнарын да кайгыртачак», — дип язды шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында.

Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бу түләүләр «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләренә дә, башка оешма вәкилләренә дә — барлык зыян күрүчеләргә бертигез башкарылачак.

Түләүләр 2 апрельдән башлана.