Теләге булганнар сөяк мие донорларының федераль базасына кертү өчен биологик материал үрнәкләрен тапшыра алачак. Игелекле эштә катнашырга теләүчеләр 2 апрельдә «Ковер» яшьләр үзәгенә килә ала.

Волонтерларны көн дәвамында — 10:00 -17:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Донор анкетасын рәсмиләштерү өчен паспорт, полис һәм СНИЛС кирәк булачак. Чараны «Россия студентлар отрядлары» оештыра.