Тикшерү фаразлары буенча, ир ат 13 яшьлек улына мопед сатып алган һәм, үсмернең транспорт белән идарә итү хокукы булмаса да, анда йөрергә рөхсәт иткән.

2025 елның җәендә үсмер мопедта йөрергә чыккан. Тикшерү вакытында ачыкланганча, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә берьюлы ике автомобиль, шул исәптән «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Нәтиҗәсендә, үсмер авыр тән җәрәхәтләре алган. Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.