Быел алар өч мәйданчыкта уза: «Комета» базары территориясендә, Южная урамындагы гипермаркет янында һәм Кама Аланы бистәсендә. Түбән Кама фермерлары белән беррәттән, үз товарларын Ютазы районыннан килгән җитештерүчеләр дә тәкъдим итә.
Рәсилә Сабирова кәҗә асрау белән шөгыльләнә. Ул сөт, эремчек һәм төрле сырлар җитештерә. Бүген әлеге продукцияне ярминкәдә тәкъдим итә.
Сәүдә рәтләрендә сайлау мөмкинлеге зур: сөт һәм ит ризыклары, йомырка, яшелчә, бал һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Даими сатып алучылар да барлыкка килде — шәһәр халкы ярминкәләрне атна саен көтеп ала.
Сәүдә мәйданчыклары ял көннәрендә иртәнге 8дән көндезге 14.00 кадәр эшли. Ярминкәләр 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
