Бу хакта Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елның беренче кварталында Түбән Камада 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, тагын 41 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны дүрткә, ә зыян күрүчеләр саны алты кешегә арткан.
Инспекторлар тарафыннан 11 җәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлгән, аларда 12 кеше зыян күргән, бу да узган елдагыдан күбрәк.
Балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда дүрт бала зыян күргән.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
