Шуларның сигезе — башка шәһәрләрдән. Бу хакта «Перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә 402 мөрәҗәгать килеп ирешкән, перинаталь үзәккә — 91.
608 нәни шәһәрдәш кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре белән хастаханәгә килгән, 385 пациентка травматология пунктында ярдәм күрсәтелгән.
Хәзерге вакытта Түбән Каманың хатын-кызлар консультациясендә 1 098 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар бүлектә 291 пациент дәвалана. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 20 сабый һәм 15 әни контроль астында.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
