Кара мәкерлеләр шалтыратып, үзләрен коммуналь хезмәткәрләр дип таныштыралар һәм озак вакытка салкын суның сүндерелүе турында хәбәр итәләр. Янәсе, подъездларда өстәмә җиһазлар — бойлерлар урнаштырачаклар. Моның өчен смс код сорыйлар.

Идарәче компаниядә кисәтәләр: бу-мәгълүмат мошенниклыкның схемасы. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре телефон аша парольләр сорамый.

Анда яшәүчеләргә саклык чараларын үтәргә: кодларны атамаска, сылтамалар буенча күчмәскә һәм билгесез затлар үтенече буенча кушымталар куймаска киңәш итәләр. Әгәр шалтыратуның дөреслегенә шик туа икән, кичекмәстән әңгәмәне туктатырга һәм мөстәкыйль рәвештә идарәче компания белән элемтәгә керергә кирәк.