Быел юбилей дата – Юрий Гагаринның «Восток-1» корабында ачык космоска беренче тапкыр очуына 65 ел тула.

Гани Сафиуллин исемендәге кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр тагын бер тарихи вакыйганы искә алдылар.

Гагарин очышына бер ай алдан, космик корабльнең макеты очып, Татарстанның Зәй районы Иске Тәкмәк авылы янына төшә. Аның эчендә «Чернушка» исемле эт була. Бүген кадетлар кәгазьдән ясалган ракеталарны күккә очырдылар.