Түбән Камада «Гаилә автобусы: гореф-гадәтләр – юлга» проекты кысаларында очрашу узды. Аның максаты – яшь гаиләләргә дә, озак еллар бергә яшәүче парларга да комплекслы ярдәм күрсәтү.
Төрле өлкә белгечләре ата-аналар белән уртак тел табу, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту юллары турында сөйләде.
Очрашуда 50дән артык кеше катнашты, 4 гаилә шәхси консультация алды. Кабул итү аерым бүлмәләрдә, алдан билгеләнгән вакыт буенча оештырылды, шуңа күрә килүчеләргә чиратта торырга туры килмәде.
Проект республика рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Гаилә автобусы» Татарстанның биш шәһәрен — Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәтне урап узачак.
Моннан тыш, программаның дәвамы буларак «Гаилә стартта» марафоны үткәрү планлаштырыла. Анда һәр районнан кимендә биш гаилә катнашыр дип көтелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX