Хәсәнҗановлар кунакларны милли ризыклар белән, шул исәптән борынгы рецепт буенча пешерелгән җәймә белән сыйлады. Гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр саклана, нәсел шәҗәрәләре дә бар. Ул 10 буынны колачлый.

«Бу эш — әби-бабайлар рухына дога да, алар калдырган мираска хөрмәт тә. Архив материаллары, борынгы документлар бүген дә кадерләп саклана, һәм яшь буынны тарих белән таныштыруда зур роль уйный», — дип белдерде «Тарихта без эзлебез» фестивалендә катнашучы Фәйрүзә Хәсәнҗанова.

«Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп шарты — нәсел шәҗәрәсен төзү, архивларда эзләнү алып бару һәм үз тамырларыңны өйрәнү.

«Катнашучылар 3 минут эчендә үз гаиләләренең үзенчәлекле ризыклары турында сөйлиләр. Сәхнәдә исә нәсел агачларын тәкъдим итеп, буыннар саны, нәселдәге күренекле шәхесләр турында мәгълүмат бирәләр, чыгышлары җыр-биюләр белән үрелеп бара», — ди Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Фестиваль Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Зона этабы нәтиҗәләре буенча Хәсәнҗановлар гаиләсе җиңү яулады. Алар Түбән Кама данын Казанда узачак финалда яклаячак.