Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә. Химиклар проспектындагы 72б адресында урнашкан үзәккә көн саен солдатлар өчен кирәк-яраклар китерелә. Бу юлы изге эшкә шәһәрнең иң яшь катнашучылары да кушылды.

38нче лицей укучылары гуманитар ярдәм җыю пунктында даими кунаклар. Бу юлы алар ил сакчыларына хатлар алып килделәр. Шунысы да игътибарга лаек: балалар таныш булмаган, әммә якын кешеләр өчен изге теләкләре генә юлламаган, ә десант-штрум полкы хәрбиләре өчен 7 рация дә әзерләгәннәр.

«Бу рацияләрне хәйрия ярминкәсендә җыелган акчага сатып алдык. Әлеге чара балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучыларның ярдәме белән оештырылды», — дип сөйләде 38нче лицейның педагог-оештыручысы Екатерина Колочева.

 53нче балалар бакчасы да гуманитар ярдәм җыюда актив. Өч атна эчендә алар 10 тартма әзерләгәннәр. Анда иң кирәкле әйберләр: шәхси гигиена чаралары, кием-салым, озак саклана торган продуктлар. Коллектив акчалата да булыша.

«Безнең коллектив 17 мең сум акча җыйды. Егетләргә файда китерсен. Без аларны өйдә көтәбез, исән-сау булсыннар», — диде 53нче балалар бакчасының беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лилия Мукминова.

Изге эшкә теләге булган һәркем кушыла ала. Гуманитар ярдәм җыю пункты Химиклар проспектындагы 72 Б адресында урнашкан. Үзәк көн саен эшли.