Хәзерге вакытта эшчеләр түбәне ремонтлый, киләчәктә инженер челтәрләре яңартылачак.
Яңартылган бинада пассажирлар өчен уңайлы көтү залы, автобус йөртүчеләре өчен ял бүлмәсе һәм кассалар җиһазландырылачак. Калган мәйданнар инвесторларга төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен биреләчәк, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
«Түбән Кама автовокзалы шәһәрнең зур транспорт үзәге ролен кире кайтарырга тиеш: шәһәр, шәһәр яны һәм бакча маршрутлары — барысы да бер урында хезмәт күрсәтеләчәк», — дип белдерде Радмир Беляев «НТР 24» телеканалында узган «Туры элемтә» тапшыруында.
Альбина Вәлиева
MAX
