Бүген Түбән Кама мэры җитәкчелегендәге комиссия йорт подвалларын карап чыкты. Радмир Беляев белдерүенчә, халыкка хәбәр итү системалары һәм вакытлыча яшеренү урыннары тулысынча әзер булырга тиеш.
Шинчылар проспектындагы 1нче йорт. Аның диварында «Яшеренү урыны» дип язылган. «Әйбәт» идарәче компания җитәкчесе Мөнир Шәяхмәтов подвалның әзерлеген күрсәтте.
Шул ук вакытта, шәһәрдә кайбер йортларның подваллары вакытлыча яшеренү өчен яраксыз дип табылган. Табиев урамындагы йортлар шундыйлардан. Радмир Беляев сүзләренчә, хәзер юл картасы эшләнә, шуның ярдәмендә куркыныч вакытында түбәнкамалылар кая сыенырга мөмкин икәнен беләчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен чаралар күреләчәк.
Альбина Вәлиева
MAX