Бүген ул шәһәрнең иң матур урыннарының берсе — Красный Ключ яр буенда йөрде. Биредәге табигать, су буе һәм шәһәрнең төзеклеге аны таң калдырган.

«Мин үземне Россиядә түгел, ә чит илдә, Төркиядә кебек хис итәм. Бик матур, искиткеч!», — дип белдерде Ришат Төхвәтуллин.

Артист сүзләренчә, Түбән Кама — Татарстанның ямен һәм байлыгын күрсәтә торган шәһәрләрнең берсе.