Соңгы елларда аеруча популярлык казанган Түбән Кама артисты телевидениедә эшләгән чорын сагынып искә ала. Тугры тамашачысына мәхәббәтен белдереп концерларына чакыра.

Рөстәм Асадуллин концертларына тамашачы онытылып ял итәр, җырчы белән аралашыр өчен килә. Рөстәм тормышта ачык, гади, шук-шаян, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Экранда җитди, таләпчән, бераз кырысрак күрергә гадәтләнгән диктор — тормышта бик гади.