Түбән Камадагы Республика онкология диспансеры филиалының баш табибы итеп Александр Андреев билгеләнде.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.

Александр Андреев тумышы белән Удмуртиядән, Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган. Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә онколог-табибтан алып поликлиника хезмәте җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үткән.