Ветераннар исемлегендә 269 кеше исәптә тора — алар ким дигәндә 15 ел хезмәт итеп, пенсиягә чыккан хезмәткәрләр.

«Кунакларны кабул итә алырлык күп кенә ветераннарны янгын бүлекләре вәкилләре өйләренә барып котлады. Кайберләрен туган часте коллективы белән очрашуга чакырдык, калганнарын телефон аша тәбрикләдек. Шулай ук 35нче янгын бүлегендә традицион экскурсия үткәрдек», — дип сөйләде кадрлар һәм тәрбия эше бүлеге җитәкчесе Валерий Рыцов.

Ветераннарга заманча янгын машиналарын күрсәттеләр. Отряд җитәкчесе Камил Шиһапов белән бергә алар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр — Наил Мөхәммәдиев, Наил Кәлимуллин, Везир Гурбанов һәм Марат Нәҗипов мемориалына чәчәкләр салдылар.

Чәй өстәле артында кунаклар хезмәт юлларын, иптәшләрен һәм җитәкчеләрен искә алдылар. Бәйрәм хөрмәтенә ветераннар отряд җитәкчелегеннән акчалата бүләкләр алдылар.