Йорт ишегалларында, парк һәм скверларда бәйрәм оештырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башладылар.

Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси башлангычыннан чыгып тормышка ашырыла.

Фестивальнең максаты — иҗади яктан актив булган гражданнарны берләштерү, аларның сәләтләрен яклау һәм халык арасында мәдәни мирасны саклап калу.

Быелгы фестивальдә катнашучылар өчен бүләкләү фонды да билгеләнгән:

  • Физик затлар өчен — 300 мең сумга кадәр;
  • Юридик затлар өчен — 500 мең сумга кадәр.

Төп шарт — бер генә түгел, өч чара үткәрү, алар барысы да ачык һавада узарга тиеш.

Гаризалар 24нче майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән «Күрше» фестиваленең рәсми сайтында танышырга була.