Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач әзерлиләр.

Алар моны өйдәгечә: кайгыртучанлык һәм җылылык белән, туган җирләреннән еракта яшәүчеләр турында изге уй белән башкара. Эш җайга салынган: берәүләр камыр баса, икенчеләре шуны җәя, өченчеләре — киптерә һәм кисә.

Авыл халкы моның белән генә чикләнми, алар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга җылы оекбашлар да бәйлиләр, азык-төлек белән дә ярдәм итәләр.