Балага Камал исеме кушканнар. Әлеге исем — татар халкы өчен аерым мәгънәгә ия: ул милли мәдәниятебезнең бөек шәхесе Галиәсгар Камал белән бәйле.
Юрий белән Гүзәлне театр кавыштырган, алар иҗатта да, тормышта да һәрвакыт бергә. Мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бер-береңә тирән хөрмәт — бәхетле гаиләнең төп нигезе, ди танылган артистлар. Кечкенә Камалның өч абыйсы бар — Бәхтияр, Билал һәм Баязит.
НТР 24 медиахолдингы артистлар гаиләсе шатлыгы белән уртаклаша. Өегез һәрвакыт мәхәббәт, җылылык һәм иҗат рухы белән тулып торсын.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
