Түбән Камага тормыш иптәше белән шәһәр төзелешенә дип килгән, үзәк мәчетне торгызуда катнашкан. Бүген балалары-оныклары кадер-хөрмәтендә яши.
Чәчәк бәйләмнәре, ихлас котлаулар… Тыл ветераны шатлыгыннан күз яшьләрен яшерә алмый. Туган көне белән котларга бу кадәр кеше килер дип уйламаган да. Балалар чыгышы Зәрия Вәлиуллинаны аеруча дулкынландыра. 14 нче лицей укучылар шигырьләр өйрәнгәннәр.
Зәрия Вәлиуллинага 94 яшь тула. Хәер, асылда ул ике елга өлкәнрәк тә икән. Әтисе кызының яшен махсус киметкән. Аның бала чагы сугыш елларына туры килгән, авыр эшкән өйрәнеп үскән: урман кисүдә катнашкан, фронтка оекбашлар бәйләгән. Түбән Камага тормыш иптәше белән шәһәр төзелешенә дип килгән, үзәк мәчетне торгызуда катнашкан.
Зәрия Нәбиевнаның гаиләсе зур: өч баласы, оныклары, оныкчыклары бар. Күршеләре дә мөхтәрәм шәһәрдәшне ихтирам итәләр. Ачык йөзле, ярдәмчел, кунакчыл, диләр. Тыл ветеранының шушы яшькә җитүен якыннары гел хәрәкәттә булуыннан күрә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
