Хәзерге вакытка эшләрнең гомуми күләменең якынча 10 проценты башкарылган, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Капиталь ремонт барышында лифтларны алыштыру, электр белән тәэмин итү һәм инженерлык коммуникацияләре системаларын яңарту, подъездларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Түбәләрне һәм фасадларны ремонтлауга, шулай ук җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләүгә аерым игътибар бирелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
