Ринат Сөләйманов — Кызыл Чапчак авылыннан. Узган елның 13 декабрендә балык тотарга дип өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
17 апрельдә «Компас НК» эзләү отряды волонтерлары, полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар Зәй елгасының яр буен һәм тирә-юньне тикшереп чыктылар, тик нәтиҗәсез.
Әгәр сез бу ир-атны күрсәгез яки аның турында мәгълүматыгыз булса, 112 яки +7 (917) 261-91-71 телефон номерларына шалтырату сорала.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
