Ике автомобиль, өч мотоцикл, мопед, генераторлар. Моннан тыш төзелеш материаллары, шәхси посылкалар... Бүген волонтерлар алгы сызыкка 29 тонна гуманитар йөк төяп җибәрделәр. Алар Белгород, Курск, Запорожск өлкәләрендә яшәүчеләргә, шулай ук Донецк Халык республикасындагы хәрбиләргә тапшырылачак.
Әлеге такталар блиндажлар һәм ышык урыннар төзү өчен кулланылачак. Мондый материалларга алгы сызыкта хәзер ихтыяҗ зур, ди волонтерлар. Бүген Түбән Камадан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.
Барлыгы 29 тонна йөк җыелган. Алар Белгород, Курск, Запорожск өлкәләрендә яшәүчеләргә, шулай ук Донецк халык республикасындагы хәрбиләргә җибәреләчәк. Радмир Беляев волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Эш бер көнгә дә туктамый. Волонтерлар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Кемдер акчалата, кемдер үз хезмәте белән булыша. Гуманитар йөк айга бер тапкыр җибәрелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX