Түбән Камада Шинчылар проспектының бер өлеше якшәмбе көнне, 26 апрельдә, йөгерү марафоны уздыру уңаеннан ябылачак.
Чикләүләр «Манзара» сәүдә үзәгеннән алып Вахитов проспекты белән киселешкә кадәр җөп якта 10:00–13:00 сәгатьләргә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәренең дминистрация матбугат хезмәте.
Сәүдә үзәгенең парковкасына керү һәм аннан чыгу юлы ачык булачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
