Бу маршрутларның барысы да «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты чикләрендә эшләре алып барыла һәм путешествуем.рф. интернет-ресурсында тулысынча урнаштырылган.
«М-12 трассасы ачылу сәбәпле, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, шулай ук төньяк-көнбатыш һәм үзәк Россиядә яшәүчеләр өчен Татарстанга бару юлы кыскарды. Бу юл ачылганнан бирле безгә килүче автотуристлар саны бермә-бер артты. Казан урамнарында элек күрмәгән төбәкләрдән килгән машиналарны ешрак очрата башладык. М-12 трассасы буенча, Мәскәүдән безгә кадәр, соңгы ике ел эчендә генә 52 миллион тапкыр машина йөргән», — дип ассызыклады Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.
Тәкъдим ителгән маршрутлар:
«Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр: Гаҗәеп Татарстан»
Озынлыгы: 390 км
Дәвамлылыгы: 6 көн
Төп игътибарга лаек урыннар: Осиново күле, Казан Кирмәне, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгардагы урта гасыр калдыклары.
Сәяхәт өчен иң кулай: Гаиләләр өчен, ел дәвамында.
«Тарихи юллар буйлап: Татарстан серләрен ачу»
Озынлыгы: 284 км
Дәвамлылыгы: 4 көн
Төп игътибарга лаек урыннар: Кама Тамагында Идел һәм Чулманның кушылуы, борынгы Зөя һәм аның XVI гасыр чиркәүләре, Казанның төп тарихи һәйкәлләре.
Сәяхәт өчен иң кулай: Май–сентябрь айларында.
«Лаештан Алабугага кадәр: Мәдәни мирас эзләре»
Озынлыгы: 266 км
Дәвамлылыгы: 5 көн
Төп игътибарга лаек урыннар: Лаеш, Казан, аннан соң күренекле шәхесләр исеме белән бәйле Алабуга шәһәре.
«Татарстан — 1001 Ләззәт Төбәге»
Озынлыгы: 960 км (иң масштаблы маршрут)
Дәвамлылыгы: 1 атна
Төп игътибарга лаек урыннар: Зөя, Яр Чаллы, Болгар, Тәтеш — республиканың барлык төп һәм матур җирләре.
Сәяхәт өчен иң кулай: Ел дәвамында.
Кызыклы факт: 2025 елда Татарстан туризм өлкәсендә рекордлы күрсәткечкә иреште — төбәккә якынча 4,5 миллион турист килде. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 19% артканлыкны күрсәтә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
