Быел бердәм дәүләт имтиханнары гадәттәгечә май аенда түгел, ә июньдә башлана. Мондый карарны Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте кабул итте.

Җәйнең беренче көнендә 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өч фән буенча белемнәрен сынап караячак: тарих, химия һәм рус әдәбияты.

Быел Түбән Кама районы мәктәпләрен 945 унберенче, 3400дән артык тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлый. Соңгылары өчен сынаулар 2нче июньдә башланачак. Бу көнне яшүсмерләр математикадан төп дәүләт имтиханын тапшырачак – ул аттестат алу өчен мәҗбүри ике фәннең берсе.