Фәнни лабораторияләр, иҗади остаханәләр, спорт мәйданчыклары. Халык иҗаты йорты фойесы тәҗрибәләр уртаклашу мәйданчыгына әверелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләре өлкәннәргә балалар бакчаларында нәрсәләр белән шөгыльләнүләре турында сөйлиләр.
Аннары ата-аналар Халык иҗаты йорты залына уздылар. Шәһәркүләм җыелышта катнашучыларны Түбән Кама мэры Радмир Беляев сәламләде. Чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең районда мәктәпкәчә белем бирү югары дәрәҗәдә башкарыла.
Пленар утырыш ата-аналар белән аралашуга багышланды. Әти-әниләр белгечләргә кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Баланы мәктәпкә әзерләүне нәрсәдән башларга? Аның яхшы укуына, тәртипле булына ничек ирешергә? Киңәшләр әйтелде. Җыелышта 500гә якын ата-ана катнашты. Мондый җыелыш шәһәркүләмендә беренче тапкыр оештырыла.
Альбина Вәлиева
MAX
