Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, муниципаль район һәм шәһәр Советы депутатлары, башкарма комитетлар, шулай ук Мактаулы гражданнар Рафаил Григорьевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә, ул төзегән һәр бинада һәм һәр эштә мәңге яшәр.
Рафаил Григорьевич Түбән Кама шәһәре үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес иде. Аның төзүче һөнәрен сайлавы язмыш кушуы белән була: Мәскәү дәүләт университетына укырга керә алмагач, ул үзенә башка юл сайлый һәм Казан төзелеш институтында «Сәнәгать һәм торак төзелеше» белгечлеге буенча укып, аны уңышлы тәмамлый.
Югары белем алганнан соң, ул тормыш иптәше белән Лениногорскига күченә, анда өч ел дәвамында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1961 елда аны Түбән Камадагы 46 нчы төзелеш-монтаж идарәсенә баш инженер итеп билгелиләр. Соңрак «Түбән Кама Нефтехим» җитәкчесе Николай Лемаев яшь белгечкә зур ышаныч күрсәтеп, аны торак төзелеше буенча үзенең урынбасары итеп куя.
Рафаил Григорьевичның гомеренең күп өлеше Түбән Кама җирендә уза. Шәһәр төзелешенең һәр этабы катлаулы сынаулар белән үрелеп бара: финанс, матди һәм хезмәт ресурслары җитмәү шартларында да ул үз эшенә тугры кала.
«Лемаев миңа бөтен шәһәрне ышанып тапшырды, Минем: „Нәрсә өчен җавап бирәчәкмен?“ — дигән соравыма, ул: „Безгә фатирлар кирәк, кешеләрне торак белән тәэмин итәргә кирәк“, — диде. Соңрак фатирлар да, даруханәләр дә, хастаханәләр дә төзергә кирәк булуы ачыкланды — һәм бу эшләрнең барысын да ул миңа ышанып тапшырды», — дип искә ала иде Рафаил Григорьевич.
«Түбән Кама Нефтехим»да 59 ел фидакарь хезмәт куйганнан соң, Рафаил Григорьевич лаеклы ялга чыга. Төп хезмәтеннән тыш, ул җәмәгать тормышында да актив катнаша: КПСС әгъзасы була, чирек гасырдан артык шәһәр һәм поселок советлары депутаты һәм башкарма комитет әгъзасы, партиянең шәһәр комитеты әгъзасы булып тора.
Рафаил Глянц — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, РСФСРның атказанган төзүчесе, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины. Ул шулай ук «Почёт билгесе» ордены белән дә бүләкләнгән. Аның тормыш юлы — намуслы хезмәт һәм фидакарьлек үрнәге булып тора.
Рустам Сафин
MAX
