— Бәлки исеңдәдер, сине анабиоз халәтенә керткәннән соң берничә ай үткәч, мин «вакыт машинасы» ярдәмендә бер гасыр алга сикереш ясап, сине «уятырга» тиеш идем. Хыяллар шул вакытта ук тормышка ашкан булса, хәзер синең каршыңда син белгән яп-яшь Рәхилә басып торыр иде, әлбәттә. Ләкин тормыш без уйлаганча гына барамыни?! Мин берничә айдан да, хәтта алдагы берничә елда да синең янга күчә алмадым. Дөрес, вакыт барьеры аша күчү турындагы хыялым тормышка ашты. Мин шушы заманга, вәгъдә иткән вакытта ук бара алдым. Ләкин…

— Соң шулай булгач?.. Ни өчен син шунда ук?..

Бу сорау әле һаман исенә килә алмаган Хәмзәнең авызыннан үзеннән-үзе чыгып очты.

— Ничек итеп аңлатырга соң сиңа? Бу бик катлаулы нәрсә. Ул вакытта без — бер төркем яшь энтузиаст галимнәр — экспериментны һәрьяклап һәм тулысынча уйлап бетермәгәнбез. Дөресен генә әйткәндә, өйрәнү берьяклы гына алып барылган. Максат — вакыт барьерын җиңеп, икенче заманнарга күчү. Ә мәсьәләнең икенче ягы турында башка да кермәгән. Вакыт аша күчеш ясаганда пространствода урын үзгәрми, ягъни үз заманыңда каян китсәң, киләчәк заманда да пространствоның нәкъ шул ноктасында пәйда буласың. Ә инде җирнең галәмдә урынын һәрвакыт үзгәртеп торуын исәпкә алсак, бер гасырдан соң кирәкле шәһәргә эләгү, ай-һай! Бу чынга ашмастай эш. Монда җирнең үзенең, Кояш системасының, галактиканың пространстводагы хәрәкәтләрен, галәмнең туктаусыз киңәя баруын, гравитация кыры нәтиҗәсендә пространствоның кысылган урыннарын һәм башка бик күп төрле факторларны исәпкә алырга кирәк булган. Әнә шуңа күрә мин ул чакта вакыт аша күчеш ясасам да, пространствоның кирәкле ноктасына күчә алмадым. Кая инде ул шушы шәһәргә туры килү! Җир планетасы, хәтта Кояш системасы да галәмнең без белмәгән киңлекләренә китеп югалганнар иде. Ә мин күчкән урында бушлык һәм еракта-еракта таныш түгел йолдызлар гына җемелди иде. Ул заманнарда фән никадәр генә алга киткән булмасын, Җир планетасының галәмдәге траекториясен исәпләү һәм аның киләчәк заманнардагы төгәл координаталарын билгеләү мөмкин түгел иде шул. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен чирек гасыр узды. Ә инде вакытның гадәти агышы кешегә ничек тәэсир итүен аңлатып тору кирәк түгелдер. Мин дә әкренләп картайдым. Бары тик җирнең күчеш траекториясен өйрәнеп, аның шушы гасырдагы координаталарын якынча билгеләп һәм, әлбәттә, «вакыт машинасы»нда киләчәк заманга күчкәннән соң, аның ярдәмендә пространствода да хәрәкәтләнү мөмкинлеге булдыргач кына мин синең янга ашыктым. Ә калганын үзең күреп торасың…

Рәхилә сүзен тәмамлап, авыр сулап куйды. Тынлык. Барысы да аңлашыла кебек. Тик Хәмзәнең генә баш миен төрле сораулар бораулый иде. Ләкин ул аларны әйтеп бирә алмыйча гаҗизләнде. Аның хәлен Рәхилә аңлады булса кирәк:

— Сине экспериментларыңның нәтиҗәсе борчый булса кирәк? Авыр булса да әйтәм. Син юкка чыгуга, барлык теорияләрең, анабиоз буенча гыйльми эшләрең онытылды. Хәер, минем аңлавымча, технократия юлы белән үсүче кешелек дөньясы өчен аның әһәмияте дә зур булмагандыр…

— Димәк, безнең эш гел юкка гына булган? Мин гомеремне гел юк нәрсә өчен корбан иткәнмен? — диде Хәмзә, авырлык белән генә телен әйләндереп.

— Ничек дөрес дип уйлыйсың, шулай аңла!

— Ә син нишләмәкче буласың соң, Рәхилә?

— Мин?! Мин үземнең бурычымны үтәдем, хәзер кайтырга җыенам. Мин анда кирәк әле, анда эшләрем көтә.

— Мине шушы хәлемдә ташлап китәрсеңме? Бәлки, үзең белән кире, үткәннәргә?..

— Бу мөмкин эш түгел, Хәмзә. Көймә бер кешелек кенә дигәндәй, «вакыт машинасы»нда сиңа урын юк. Ул икебезне бергә вакыт барьеры аша күчерә алмаячак. Мондый машиналар киләчәк заманнардан кире кайтканда, анда күчкәндәге кадәр энергия сарыф итәргә тиеш. Ягъни тотылырга тиешле энергия икегә бүленә: бер яртысы — киләчәккә, икенчесе — кире кайтуга. Сине үзем белән алсам, өстәмә энергия кирәк була. Ярты энергия белән генә бу аппарат безне кайтарып җиткерә алмаячак. Ә син кайгырма, мин иң тәҗрибәле медицина белгечләре белән сөйләштем. Алар сиңа сәламәтләнергә ярдәм итәргә ризалык белдерде. Бушка түгел, әлбәттә. Үзеңнең анабиоз теориясе белән аларны тулысынча таныштырырга тиешсең.

— Ялгышны тагын бер мәртәбә кабатларгамы? Юк инде…

— Хәмзә, нишләп син шулай төшенкелеккә бирелдең әле? Хәтерлисеңме, үткән заманда — яшьлегеңдә үзеңнең фәнни ачышларыңны тормышка ашыру хакына ничек янып-көеп йөри идең? Хәзер эшнең олысы артта калгач кына…

— Әһәмияте юк, дидең бит!

— Без яшәгән заман өчен булмагандыр да, бәлки. Ни әйтсәң дә, техника һәм атом заманы! Ә хәзер, егерме икенче гасырда, медицина өлкәсенә игътибар арткан булса кирәк. Мин моны биредәге мәгълүмат чараларыннан ачык аңладым. Шулай булгач, бәхетеңне нигә кабат сынап карамаска?

Ул сүзен тәмамлап, Хәмзәгә карады. Профессор тавышсыз гына елый иде. Аның күзләреннән мөлдерәп чыккан яшь тамчылары, сабый баланыкы шикелле җыерчыксыз бите буйлап тәгәриләр дә тәгәриләр. Ник елый ул? Бәлки әрәмгә үткән яшьлеген юксынадыр, кайдадыр еллар катламы артында калган, инде үзенең әһәмиятен югалткан фәнни ачышларына биргән әрәм вакытын кызганадыр, ә бәлки яшьлегендә кавыша алмый калган мәхәббәте белән аерылышу ачысыннандыр бу күз яшьләре?..