Бүген мөселманнар өчен изге җомга көнендә Түбән Кама мәчетләрендә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.

Өйлә намазыннан соң изге Коръән аятьләре укылды. Дин әһелләре махсус хәрби операциядә һәлак булучылар рухына да дога кылдылар. Хәзер ил сагында торучыларга сәламәтлек теләделәр.