Түбән Кама районының иң эре авыл хуҗалыгы компанияләренең берсе булган «Орсис-агро» белгечләре Радмир Беляевны бодай басуында каршы алдылар. Аның мәйданы — 200 гектар. Июнь ахырында игенчеләр мул уңыш җыярга өметләнәләр. Түбән Кама районы Татарстан буенча уртача күрсәткечтән югары нәтиҗәләр күрсәтә.

«Узган елның 5 сентябрендә чәчү булды. алар бик яхшы кышладылар. Мул уңышка өметләнәбез. Быел азотлы ашлама керттек, яфракларны гына тукландырасы гына калды», — ди «Орсис-агро» ҖЧҖ башкарма директоры Виталий Моратов.

Түбән Кама районында язгы кыр эшләре апрельдә башланды. 14 мең гектар җир тукландырган, 12 мең 200 гектар мәйданда көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр тырмаланган. Кырларда 170 берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Радмир Беляев, форсаттан файдаланып, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.

Радмир Беляев Сухарау авыл җирлеге мәдәният йортындагы ремонт эшләре барышы белән дә танышты. Беренче этапта актлар залын яңартачаклар, янгын куркынычсызлыгы системасын җиһазландырачаклар. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Икенче этап 2027 елга планлаштырылган. Фасадны яңарту, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарылачак.